Десантчыларны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев котлады, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга хәрби комиссариатның бүлек начальнигы урынбасары Камил Нәҗип улы Миңнугулов та кушылды.
Һәлак булган десантчылар истәлегенә игълан ителгән бер минут тынлыктан соң мемориалга чәчәкләр һәм веноклар салу оештырылды.
Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узды.