«Курше фест» һәм «Татарстанда җәй» проектлары кысаларында Сарман авылының Хәсән Туфан урамы, 63 нче йортта “Сәлам, күрше!” ишегалды бәйрәме узды.
Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, чараны оештыруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Программада мастер-класслар, спорт ярышлары, иҗади коллективларның музыкаль чыгышлары бар иде.