Районда «Автоледи-2025» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Сарманда районның машина йөртүче хатын-кызлары арасында «Автоледи-2025» бәйгесе үткәрелде.

Ул ЮХИДИнең район бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе Әлмәт территориаль идарәсенең Сарман районы буенча профилактика бүлекчәсе, ДОСААФның район бүлеге көчләре белән оештырылды. Катнашучылар ике төрле ярышларда көч сынаштылар — «Юл кагыйдәләре белгечләре» (В категорияле билет сораулары буенча) һәм «Транспорт чарасын автошәһәрчектә йөртү».
Нәтиҗәдә бәйгенең җиңүчесе булып Румилә Мусина танылды. Лилия Хәсәншина — икенче, Эльвира Андриянова өченче урыннарга лаек булдылар (барысы да — Сарман авылыннан). Аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә булды. Катнашучыларны Дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторы Илнур Шәрипов, Сарман районында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе бүлекчәсе начальнигы Алсу Ситдыйкова, ДОСААФның территориаль бүлеге җитәкчесе Илдус Мәүләвиев, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе башкаручы сәркатибе Айназ Сафина тәбрикләделәр, аларга грамоталар, чәчәкләр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International