«АГРОКӨЧЛЕ җәй» Спартакиадасы-2025

2025 елның 16 августы, шимбә

Бүген Җәлилдә «Агрокөчләр» холдингының «АГРОКӨЧЛЕ җәй» спартакиадасы узды, анда 19 команда катнашты.

Спартакиадада шулай ук Сарман, Азнакай, Зәй һәм Тукай районнарының аграр сыйныф укучылары катнашты.

Ярышларда катнашучыларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, «Агрокөчләр» холдингы генераль директоры Светлана Геннадьевна Барсукова сәламләде.

Командалар ГТО нормативлары төрләрен үз эченә алган спорт дисциплиналарында ярыштылар: пляж волейболы, өстәл теннисы, йөзү, җиңел атлетика һәм мини-футбол, зур теннис һәм быел беренче мәртәбә милли көрәш буенча ярышлар үткәрелде, аның абсолют батыры «Агрокөч Чаллы МПК»дан Илназ Илшат улы Рамазанов булды.

Гомумкоманда зачетында «Чаллы-Бройлер»ҖЧҖ командасы җиңүче булды.

Сарман районының аграр сыйныф укучылары беренче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International