Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов котладылар.
Ленар Рубисовичка кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә керткән өлеше, район чараларын оештыруда актив катнашуы һәм һәрьяклап ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр. Ныклы сәламәтлек, яңа уңышлар һәм һөнәри эшчәнлектә югары казанышлар теләделәр.