Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүген волонтер Айнур Вәлиев белән очрашты. Ул берничә тапкыр гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чыкты. Һәм бу юлы ул сәфәрне сентябрьдә планлаштыра. Район җитәкчелеге, һәрвакыттагыча, ярдәм итәргә әзер.