«Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Сарман җирле бүлегендә бүлекчә секретаре Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин рәислегендә җирле сәяси совет утырышы узды.
Тәнәфес белән узган утырышта авыл җирлекләрендә, Җәлил шәһәр тибындагы поселогында депутат берләшмәләре оештыру һәм аларда депутатларның оештыру җыелышларын үткәрү мәсьәләләре каралды.
Шулай ук район җирлекләре башлыкларын һәм депутат төркемнәре җитәкчеләрен сайлау өчен кандидатуралар турындагы мәсьәләләр каралды һәм карарлар кабул ителде.