Поселок Советында 5 нче чакырылыш шәһәр тибындагы Җәлил поселогы Советының I утырышы булды. Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты. Поселок башлыгы итеп Рәфыйк Азһәм улы Кәримов сайланды, Сарман муниципаль район Советына вәкил итеп Сирин Кәбир улы Касыймов, башлык урынбасары – Евгений Николаевич Кулемин сайланды.