Районда "Милләт кроссы" узды

2025 елның 19 сентябре, җомга

Бүген Сарман авылында Фәрит Сафин исемендәге «Старт» спорт мәктәбе базасында «Милләт кроссы-2025» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2025» узды. Барлык йөгерүләр дә ГТО нормативлары кысаларында оештырылды.

Спорт чарасы кысаларында яшь төркемнәре буенча 14 номинация каралган, шул исәптән «Өченче яшь» номинациясе дә.
Ярышларда катнашучыларны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге баш белгече Алинә Гыйльфанова, «Старт» спорт мәктәбе директоры Илнар Хәбибуллин, махсус хәрби операция ветераннары – Әлмәттән Айдар Галләмов һәм Сарманнан Марс Газизуллин сәламләде. Һәр номинация буенча җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Ярышлар «Россия спорты» милли проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International