Бүген, 19 сентябрьдә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Азалак авыл җирлеге Советының бишенче чакырылышының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә Азалак авыл җирлеге башлыгын сайлау, аның урынбасарын һәм Сарман муниципаль районы Советына вәкилен сайлау мәсьәләләре кертелде. Утырышта Азалак авыл җирлеге башлыгы итеп Габдулгазизов Илгизәр Габдулкаюм улы, Сарман муниципаль район Советына вәкил итеп Розумбетов Рөстәм Канҗай улы һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Халиков Рөстәм Габдрәшит улы сайланды. Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Сахуриев Николай Иванович катнашты.