Рангазар авыл җирлеге Советында 5 чакырылыш депутатлары катнашында беренче утырыш узды, анда оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Рангазар авыл җирлеге башлыгы итеп Кыямов Румил Наил улы, Сарман муниципаль районы Советына вәкил итеп Хабибуллин Ильнар Габдылнур улы, Рангазар авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Осипов Руслан Василий улы сайланды.