"Иске Минзәләбаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлегендә бишенче чакырылыш Иске Минзәләбаш авыл җирлеге Советының беренче утырышы узды , анда оештыру мәсьәләләре каралды. Авыл җирлеге башлыгы, Сарман муниципаль район Советына авыл җирлеге вәкиле, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары сайланды.
Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән, авыл җирлеге башлыгы итеп Габдрахманов Айдар Наил улы сайланды. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Габдрахманова Лилия Рамазан кызы сайланды. Муниципаль район Советына авыл җирлеге Советы вәкиле итеп Ризатдинов Рамил Фәрит улы сайланды.