Утырышны иң өлкән депутат Сабирова Альбина Ашрафулла кызы ачып җибәрде. Җирлек башлыгы, район Советына вәкил, җирлек башлыгы уранбасары сайланды. Җирлек башлыгы булып Гәрәев Рөстәм Фәрит улы, район Советына вәкил булып Сабирова Альбина Ашрафулла кызы, җирлек башлыгы урынбасары булып Сираева Ландыш Илшат кызылары сайландылар. Сессиядә Сарман районы Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Хөснимәрдәнова Розалия Раиф кызы катнашты. Ул депутатларга киләчәк эшләрендә уңышлар теләде.