Бүген Сарман авылында Даулы болын ипподромында ат чабышлары оештырылды. Аны Сарманда уздыру тәкъдиме белән ат яратучылар үзләре чыгыш ясады. Беренчедән, мәйданчык уңайлы, икенчедән, башка районнар өчен үзәк өлешендә урнашкан. Ярышларда Актаныш, Азнакай, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Зәй, Түбән Кама һәм Башкортостан Республикасының башка районнарыннан командалар катнашты. Сарман районы данын Петровский Завод авылыннан Федор Кондратьев яклады. Район Сабантуенда икенче урынны алган "Гамбит" бу юлы да сынатмады.