Иске Имән авыл җирлеге башкарма комитетында 5 чакырылыш Иске Имән авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды.
Исламова Раушания Әнвәр кызы бертавыштан тавыш бирү юлы белән авыл җирлеге башлыгы итеп яңа срокка сайланды.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Зарипов Илшат Рафаэл улы сайланды.
Сарман муниципаль районына вәкил итеп Галиев Дамир Зөфзр улы сайланды.
Утырышта Сарман муниципал районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы катнашты.