Иске Имән авыл җирлеге башкарма комитетында утырыш

2025 елның 19 сентябре, җомга

Иске Имән авыл җирлеге башкарма комитетында 5 чакырылыш Иске Имән авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды, анда оештыру мәсьәләләре каралды. Утырышта Иске Имән авыл җирлеге башлыгы, Сарман муниципаль районы Советына вәкил, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы урынбасары сайланды.

Исламова Раушания Әнвәр кызы бертавыштан тавыш бирү юлы белән авыл җирлеге башлыгы итеп яңа срокка сайланды.

 Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Зарипов Илшат Рафаэл улы сайланды.

Сарман муниципаль районына вәкил итеп Галиев Дамир Зөфзр улы сайланды.

Утырышта Сарман муниципал районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Валиев Фәндәс Әнәс улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International