"Бердәм РОССИЯ " партиясе депутат фракциясе җыелышы

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советында «Бердәм РОССИЯ» партиясе депутатлар фракциясе җыелышы узды. Җыелышны «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин алып барды.

Көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:

1. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советында «Бердәм РОССИЯ» партиясенең депутат фракциясе җитәкчесен сайлау турында.

2. Депутат фракциясе җитәкчесе урынбасарын сайлау турында.

3. Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы вазыйфасына сайлану өчен кандидатура күрсәтү турында.

Җыелыш эшендә «Батырлар. Татарстан Геройлары " Касыймов Сирин Кәбир улы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International