Янурыс авыл җирлеге башкарма комитетында 5 нче чакырылыш Янурыс авыл җирлеге Советының беренче утырышы булды. Утырышта Янурыс авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдиева Азия Әсхәдулла кызы, Янурыс авыл җирлеге Советының Сарман муниципаль район Советына вәкиле Зәйнуллин Илдар Равил улы, «Янурыс авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Мирзасалихов Миргазыйм Миргазиян улы сайланды.