Югары Чыршылы авыл җирлеге башкарма комитетында 5 нче чакырылыш Югары Чыршылы авыл җирлеге Советының беренче утырышы узды.
Көн тәртибенә Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгын сайлау, аның урынбасарын һәм Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Советына вәкил сайлау мәсьәләләре кертелгән иде.
Депутатларның бертавыштан тавыш бирү юлы белән Гилева Роза Михайловна авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары итеп Гимаева Альфира Кәшип кызы сайланды.
Сарман муниципаль районы Советы вәкиле итеп Ардыханов Илнур Абүзәр улы сайланды.
Утырыш эшендә Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы катнашты.