Бүген Сарман районының иң өлкән кешесе, ак әбисе – Вәсилә Корбангали кызы Юнысова 103 яшен билгеләп үтә

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы тәбрик итте.

«Вәсилә апа, Сезне чын күңелдән олуг бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Шатлык-куанычлар тулы хәерле гомер, ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телим.

Мондый матур тормышлар сирәк кешегә бирелә. Районыбызда шундый йөзъяшәр ак әбиләрнең, аксакалларның булуы безнең өчен дә зур шатлык.

Тормыштан ямь табып, барчабызны сокландырып яши белгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм Сезгә. Исән-сау булыгыз. Бәйрәмегез белән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Туганнарыгыз, якыннарыгыз янәшәсендә бәхеттә, саулыкта, кадер-хөрмәттә шатлыклы гомер кичерүегезне телим», - диде район Башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International