«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Сарман муниципаль районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» стационарны алмаштыра торган технология эшли. Технология белгечләрне, туганнарны һәм мөстәкыйль хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерүче аз хәрәкәтчән гражданнарны өйдә карау белән шөгыльләнүче затларны реабилитацияләү һәм гомуми карау күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән.