14 ноябрь көнне « Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә " Татарча диктант 2025 "акциясе узды.

2025 елның 14 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне « Советлар Союзы Герое А.А. Казаков исемендәге Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә ел саен үткәрелә торган" Татарча диктант 2025 "белем бирү акциясе узды.

Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы-танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек («Кабуснамәдән»хикәтләр).

Акциядә мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. "Татарча диктант 2025" акциясендә катнашучыларның барысына да туган телләрендә аралашуны саклап калырга теләүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International