«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре»: Казанда бизнес турында фикер алышу

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Бүген Казанда Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XVIII форумында катнаша. Чарага 10 илдән, Россиянең 60 төбәгеннән 400дән артык эшмәкәр җыелды.

Катнашучылар салым сәясәте, ташламалар, субсидияләр, кредит сәясәте программалары, ислам банкингы, шулай ук социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре, инвестицион мөмкинлекләр һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International