Бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кадерле кешеләрен якынлашып килүче Әниләр көне белән чын күңелдән котладылар. Бәләкәй йөрәкләр өчен бу бәйрәм үзенчәлекле һәм дулкынлану белән тулы. Бәйрәм балаларга яхшы таныш булган персонажлар – шаян Белмәмеш һәм акыллы Убырлы карчык чыгышлары белән үрелеп барды. Чара шатлык белән тулы җылы атмосферада узды. Кечкенә артистлар әниләренә бик күп сюрпризлар әзерләгән иделәр: алар күңел кылларын тибрәтердәй шигырьләр укыдылар, матур җырлар башкардылар, үзләренең дәртле биюләрен тәкъдим иттеләр. Бәйрәмне тагын да тулыландырып, балаларыбыз якыннары өчен нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылр. Әниләр дә активлык күрсәтте: балалар белән бергә алар рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.