Бүген Сарман районы прокуратурасында һәм Сарман авылының «Җәмигъ» мәчетендә Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының баш киңәшчесе Хәсәншин Гадел Ринур улы белән очрашу булды.
Очрашуда район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Индира Рәис кызы Сәхипова, Айрат Рифкать улы Гайфутдинов, район прокуроры ярдәмчесе Антон Александрович Рогачевский, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге начальнигы Ришат Ринат улы Бәхтиев, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наил Нәҗип улы Миңнегулов, район имам-мөхтәсибе Сәет хәзрәт катнашты.
Хокук билгеләүче документларны рәсмиләштерүне, Сарман районында мәчет биналарын һәм җир кишәрлекләрен теркәүне законнарга туры китерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды.