8 нче декабрь көнне Җәлил гимназиясе укучылары өчен традицион линейка үтте, анда укучыларга Инглиз теле буенча конкурс дипломнары тапшырылды. Әлмәт шәһәрендә узган Инглиз теле буенча "Инглиз телен өйрәнәм" республика олимпиадасында 2 нче А сыйныфы Багаева София җиңүче булды. 2 нче А классы Костылева Анастасия һәм 2 нче Б классы Фәттахова Азалия призерлар булдылар. Моннан тыш, укучыларга инглиз теленнән Лингвомарафонның читтән торып уку туры дипломнары тапшырылды. Барлык укучыларны призлы урыннар белән котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез!