Җәлил бистәсенең 3 нче “Аленушка” балалар бакчасыннан Мөсәвировлар гаиләсе юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләләр.

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Җәлил бистәсенең 1 нче "Каенкай" балалар бакчасында "Гаиләгә – иң төп юл" юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча муниципаль гаилә конкурсы узды. Ярышта Сарман районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 9 гаилә катнашты. 3 нче «Алёнушка» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Мөсәвирова Раминаның тату гаиләсе икенче урынны яулады! Ярыш бик катлаулы булды, ләкин яхшы әзерлек, юл йөрү кагыйдәләрен тирән белү һәм команданың уртак эше нәтиҗәсендә алар күп көндәшләрне урап уза алды! Бу уңыш Мөсәвировлар гаиләсендә юлда куркынычсызлык – кагыйдәләрен үтәү генә түгел, ә яшәү рәвеше икәнен исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International