Җәлилдә «Импульс»яшьләр үзәге ачылды

2025 елның 8 декабре, дүшәмбе

Бүген Җәлил бистәсе һәм Сарман районы халкы өчен күптән көтелгән вакыйга – «Импульс»яшьләр үзәген ачу булды. Сәламләү сүзе белән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, яшьләр үзәген ачу – район үсешендә мөһим адым. Әлеге мөһим вакыйга белән җәлилчеләрне шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Владислав Викторович Усанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Рафаэль улы Фазылов котладылар. Кызыл тасманы кисү тантанасыннан соң, үзәк ишекләре барлык теләүчеләр өчен ачылды. Кунаклар иҗат белән шөгыльләнү өчен җиһазландырылган заманча кабинетларны кызыксынып карадылар. «Импульс " яшьләр үз талантларын үстерә, идеяләрен тормышка ашыра һәм районның иҗтимагый тормышында катнаша алачак урын булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International