2025 елның 9 декабрендә МБББУ « Советлар Союзы Герое А.А.Казаков исемендәне Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе»ндә Сарман муниципаль районы директорлары киңәшмәсе кысаларында Ватан Геройлары көненә багышланган тантаналы чара узды.
Чараны оештыручыларның иң мөһим максаты- үз гомерләрен Ватанны саклауга багышлаган ватандашларыбызның, якташларыбызның героизм әһәмиятен күрсәтү. Бүгенге чарада хөрмәтле кунаклар: мәгариф бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлова Г.Т., мәгариф бүлеге методистлары, мәктәп директорлары, МХО волонтерлары катнашты. Бу чара Ватаныбызның тугры уллары һәм кызларының тарихның төрле чорларында кылган батырлыкларын чиксез тану һәм хөрмәт итүнең дәлиле булып тора. Үткән чарада Ватаныбызны саклау буенча хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Чара Сугышчан дан һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салу белән тәмамланды.