Ярты ел йомгаклары буенча тантаналы линейка

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

25 декабрь көнне МБГББУ «Җәлил гимназиясе» фойесында Бөтенроссия фән олимпиадасының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Гимназия директоры Г. Н.Булатова укучыларны муниципаль турда җиңүләре белән котлады. Һәр җиңүче һәм призер татлы бүләк алды. Барыгызны да уңышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International