Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә кышкы спорт уеннары

2026 елның 5 гыйнвары, дүшәмбе
МБГББУ "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе» ндә кышкы эстафеталар һәм хәрәкәтчән уеннар оештырылды, алар саф һавада музыка астында үтте, бу исә барысына да күтәренке кәеф һәм дәрт өстәде. Балалар җитезлек, координацион күнекмәләр, көч һәм игътибарлылык күрсәттеләр. Бер-берсенә ярдәм, кайгыртучанлык күрсәттеләр. Физик культура белән җитди шөгыльләнергә кирәклеген аңладылар. Барысына да күңелле, кызык булды. Балалар эстафеталар һәм конкурслар аша елның кышкы чорында да кышкы спорт уен төрләре белән шөгыльләнеп булганын аңладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International