12 январь көнне Ләке мәктәбенең иң кечкенә балалары-1 класс укучылары музейда экскурсиядә булдылар. Музей җитәкчесе Ильина Д.Р. аларга авыл һәм мәктәп тарихы, борынгы әби-бабаларыбызның эш кораллары, киемнәре турында җентекләп сөйләде. Укучыларның игътибарын бигрәк тә авылыбызның хөрмәтле кешесе, публицист-шагыйрь, “Керәшен сүзе” газетасының беренче редакторы Ямаш Игәнәй җәлеп итте. Укучылар музейда булган экспонатларны зур кызыксыну белән карадылар, аеруча шагыйрьнең шәхси әйберләре игътибар үзәгендә булды. Кечкенәләр авылдашыбыз турында тагын да күбрәк белергә, китапларын укырга сүз бирделәр. Укучылар Я.Игәнәй белән чын күңелдән горурлану хисләре кичерделәр