Бүген Җәлил бистәсендә үзенең туган көнен хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Газизова Хәдичә Хәйрулла кызы билгеләп үтә.Бу истәлекле көнне аны шәһәр тибындагы бистә башкарма комитеты башлыгы Җәлил Кәримов Рәфыйк Азһәм улы һәм бистә ветераннар Советы Рәисе Минһаҗева Әнисә Галимҗан кызы котладылар. Ул Хәдичә Хәйрулла кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, рухи күтәренкелек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек һәм яратучы кешеләр арасында озын гомер теләде. Истәлекле бүләк белән бергә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшыру аның өчен аерым хөрмәт булды. Тормышы хезмәт сөючәнлек һәм ныклык үрнәге булган Газизова Хәдичә Хәйрулла кызы күрсәткән игътибары һәм җылы котлаулары өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.