Кыш көне көннәр салкын. Кошларга салкын кыш көне ашарга табуы читен, шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә тиешбез. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык – алар өчен җимлекләр ясадык. Без аларга һәр көн саен җимнәр сибәбез, кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз.