Химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

   2026 елның 16-18 гыйнварында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан алты укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча призерлар: Асанканов Жоомарт, Сарман урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы (укытучысы — Мирзасалихова Альмира Ирек кызы); Дәүләтов Таһир (10 нчы сыйныф) һәм Әюпов Данияр (11 нче сыйныф), Җәлилнең 1 нче урта мәктәбе укучылары (укытучылары Шаяхметова Рима Мөбарәк кызы). Молодцы! Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International