Бүген Сарман авылында Ваһапов Илдар Корбангали улы белән хушлашу чарасы узды.
Ваһапов Илдар Корбангали улы, 1972 елның 03 июнендә Татарстан АССРның Чаллы шәһәрендә туган. 1979 елда Яр Чаллы шәһәренең 5 мәктәбенә укырга керә. 1990-1992 елларда Свердловск өлкәсенең Түбән Тагил шәһәрендә ракета гаскәрләренең өлкән сержанты булып хезмәт итә.
Эш урыны-Сарман районы эчке эшләр бүлеге сакчысы, Сарман юл идарәсендә юл салучы, Сарман икмәк заводында йөк ташучы.
Контракт төзер алдыннан вакытлыча эшләми.
2024 елның 25 августында контракт төзи.
2025 елның 15 июлендә өлкән сержант Ваһапов Илдар Корбангали улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция башкарганда һәлак булды. Үлем хәрби хезмәт узу чорында була һәм хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәү белән бәйле. Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.