«Светводканал» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән саклау, тәртипкә китерү һәм экспертиза ясау, шулай ук даими саклау срогының гамәли, тарихи әһәмияткә ия булган документларын муниципаль архивка тапшыру мәсьәләләре буенча укыту семинары уздырылды. Семинар кысаларында 2023 елда дәүләт органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм оешмаларда Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауны, туплауны, исәпкә алуны һәм куллануны оештыру кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында аңлатмалар бирелде.