Сарман районына эш визиты белән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов, Татарстан Республикасы бүлекчәләре белән эшләү комитеты җитәкчесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар эшкуарларына ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Языкар улы уразаев килде. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында район кунаклары крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар, КФХ башлыклары белән аралаштылар, Сарман аграр көллиятенең «Профессионалитет» төбәк проектының «яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында ремонтланган уку корпусларында, шулай ук социаль объектларда булдылар. Визит Сарман районында булачак татар эшкуарлары җыенына багышланган.