"Сандугач"лылар барчагызны да Халыкара кочаклашу көне белән котлый

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнвар - «Халыкара кочаклашу көне».
Җылы кочак — иңдер җаннарга,
Көч бирүче якты нур кебек.
Кочаклашып яшәү бу дөньяда
Үзе зур һәм олы бер бәхет.
Тарсынмыйча җылы кочагыңны,
Бүләк итче бүген дусларга.
Кочаклашу көне котлы булсын,
Һәрчак әзер торыйк назларга!
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәм белән котлый!💕

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International