Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы

2026 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

20 һәм 21 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең 26 нчы гимназиясе базасында Татарстан Республикасында «Россиянең Ел укытучысы-2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабының зона туры узды (1зона). Зәй, Тукай, Минзәлә, Актаныш, Сарман, Азнакай, Мөслим районнары һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль этапларында җиңүчеләр үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Безнең районнан Сарман урта мәктәбенең химия укытучысы Мирзасалихова Альмира Ирек кызы һәм Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Минһаҗетдинова Әминә Илнур кызы чыгыш ясады. Педагоглар үз дәресләрен лаеклы үткәрделәр һәм «Педагогик интервью» сынавында жюри сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International