Сарман муниципаль районы кулланучылар кооперативлары киңәшмәсе

2026 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман районына эш сәфәре кысаларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Рифкать улы Шәймәрданов район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин белән очрашты. Алар «Сарман»СПСКДА булдылар, Район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының кулланучылар кооперациясе оешмалары белән киңәшмә узды. Очрашуның төп максаты - 2025 елгы эшчәнлеккә йомгак ясау һәм алдагы елларга бурычлар кую. Очрашуда районда кулланучылар кооперативларын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәләре белән «Сарман икмәге» ҖЧҖ директоры Рөстәм Рифгать улы Нуруллин «Сарманпотребсоюз» ПК идарәсе рәисе Роберт Флерович Маликов, «Сарман» СПСК идарәсе рәисе Дамир Зөфәр улы Галиев чыгыш ясадылар., Өлкә хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International