Семинарның максаты – тәрбия өлкәсендәге директор киңәшчеләренең проектлы эшчәнлекне оештырудагы практик компетенцияләрен арттыру, аларны тәрбиячел фикерләрне ныгытылган, гамәлгә ашырыла торган һәм үлчәнеп була торган проектларга системалы әверелдерүне өйрәтү.
Эш киңәшмәсен тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән элемтә өлкәсендәге муниципаль куратор Хәлиуллина Гөләндам Гулус кызы башлады. Ул җыелганнарны көн тәртибе белән таныштырды. Очрашу катнашучыларын сәламәтләү сүзләре белән мәктәп директоры Латифуллина Гөлнара Фалих кызы мөрәҗәгать итте. «Беренчеләр» хәрәкәте муниципаль координаторы Кәлимуллина Эльвира Әнур кызы, «Россия мәктәп балалары хәрәкәте»нең актуаль проектлары һәм программалары турында сөйләде.
МББМУ «Җәлил 1 нче урта гомуми белем мәктәбе» тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдерахманова Эльмира Шәүкәт кызы, үз тәҗрибәсен коллегалар белән уртаклашты. «Россиянең 2026 нчы ел – бердәмлек елы» һәм «Россия милли мәдәнияте символы – Матрёшка» темаларына осталык дәресләре уздырылды.