Бүген Сарман районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин килде. Аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Визит барышында Илсур Гәрәевич Сарман аграр көллиятенең «Профессионалитет» төбәк проектының «яшьләр һәм балалар»милли проекты кысаларында ремонтланган уку корпусларында булды.
«Сарман аграр көллияте»ДАҺБУ директоры Агелтдинов Зөбәер Зәйнетдин улын лаеклы ялга озаттылар. Зөбәер Зәйнетдин улы Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,РСФСРның һөнәри-техник белем отличнигы. Күпьеллык нәтиҗәле һөнәри эшчәнлеге һәм яшь квалификацияле кадрларны укыту һәм тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен Сарман муниципаль районы Советының, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Президентының һәм республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Зөбәер Зәйнетдин улының аңлы хезмәт тормышы туган районы, авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйле. 2005 елда ул Сарман аграр көллияте директоры итеп билгеләнә. Аның тырышлыгы белән уку йорты республиканың үрнәк һөнәри белем бирү учреждениесенә әверелде. Сарман муниципаль район Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Зөбәер Зәйнетдин улының районда һәм республикада һөнәри белем бирүне үстерүгә керткән зур өлешен ассызыклады, күпьеллык хезмәте өчен ихлас рәхмәтен белдерде һәм нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Илсур Гәрәевич Зөбәер Зәйнетдин улының югары профессиональлеген һәм оештыру сәләтен билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Зөбәер Зәйнетдин улын күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләде. Чара барышында хезмәттәшләре һәм Сарман аграр көллияте белән тыгыз хезмәттәшлек итүчеләр җылы сүзләр әйтте. Зөбәер Зәйнетдин улының варисы Илфат Өлфәт улы Нигъмәтуллин була, ул 2001 елдан Сарман аграр көллиятенең укыту-җитештерү эше буенча директор урынбасары булып эшли.