Туган тел буенча республика олимпиадасы призеры, "Җәлил гимназиясе"нең 10 сыйныф укучысы Мамедов Рамалны котлыйбыз

2026 елның 23 гыйнвары, җомга

Туган тел буенча республика олимпиадасында призер булган Мамедов Рамалны, МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нең 10 нчы сыйныф укучысын котлыйбыз. Талантлы педагог Шакирова Эльмира Финус кызы җитәкчелегендә укучыбыз Туган телен һәм мәдәниятен яхшы белүен күрсәтте, мәктәбебезне республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итте. Без укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз һәм педагогларга балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International