Бүген Илексаз авыл җирлегендә мөһим вакыйга - гражданнар җыелышы булды. Илексаз авыл җирлеге башлыгы Илшат Хәдиуллин катнашучыларны 2025нче елда башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Чыгыш ясаучылар арасында: «Сарман» агрофирмасы аграномы - Сөнгатуллин И.М., Участок полициясе вәкиле- Зәйнәгетдинова Г.И., янгын-коткару гарнизоны начальнигы - Госманов Р.Р., Сарман муниципаль районы прокуроры - Панишев А.Н.
Районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм киләсе 2026 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин игълан итте. Җыелышта катнашучыларның чыгышлары ахырында ,авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.
Кунакларны милли костюмнарда ипи һәм тоз белән каршы алдылар.
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының ,авыл халкының кул эшләре, үзләре җитештергән азык-төлек, музей экспонатларыннан торган күргәзмәсе оештырылды.