Ләке авыл җирлегендә хисап җыелышы

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Ләке авыл җирлегендә халык җыелышы булды. Чарада Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы,  ООО "Нөркәй" агрофирмасы " вәкиле Розумбетов Рөстәм Канжай улы, районның, авыл җирлегенең оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Антонов Юрий Григорьевич узган елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында доклад белән чыгыш ясады.

«Нөркәй» агрофирмасының 2025 елгы эшчәнлегенә  Розумбетов Рөстәм Канжай улы йомгак ясады.

Районда криминоген вәзгыять турында полиция участок уполномоченные Хәсәнов Ләззәт Даһир улы мәгълүматын тыңландык.

Янгын куркынычсызлыгы буенча Таҗетдинов Руслан Әмирҗан улы чыгыш ясады..

Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы 2025 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2026 елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләренә Сарман муниципаль районы Башлыгының  грамоталыры һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International