Бүген Шәрләрәмә авыл җирлегендә җыелыш узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гараева Г.Р.., "Нөркәй" агрофирмасы җитештерү комплексы идарәчесе Шәйхразиев Х.Ш., Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н. катнашты. Алар 2025 елда башкарылган эшләр һәм 2026 елга бурычлар турында таныштырдылар.