25 гыйнвар көнне Баулы шәһәрендә картинг буенча Көнчыгыш районнарның 10нчы ачык республика ярышлары узды. Татарстан һәм Башкортстанның иң оста узышчылары җыелган бу бәйгедә Сарман районының "Яшь техниклар станциясе" каршында эшләүче "Ялкын" клубы картингчылары зур уңышка иреште. Гомуми команда исәбендә сарманлылар, Лениногорскның "Профессионал" командасына гына юл биреп, мактаулы икенче урынны яуладылар. Өченче урында – Баулының "Пегас" командасы.
Шәхси беренчелектә Сарман спортчылары чын осталык күрсәтте. "Национальный-Юниор" классында Сарман аграр колледжы студенты Ислам Вагизов, барлык өч заездда да беренче килеп, җиңүче исемен яулады. Шул ук төркемдә Сарман урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рубин Ильгамутдинов өченче урынга лаек булды. "Хонда 270" классында Сарман урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гүзәл Хәмидуллина алтын медаль яулады. Әйтергә кирәк, Гүзәл ярышның бердәнбер кызы булуына карамастан, егетләрне артта калдырып, җиңүче кубогын кулга алды.
"Хонда 200" төркемендә 5 сыйныф укучысы Илхан Сәхбиев үзенең беренче зур уңышына иреште – ул икенче урынны яулады. "Кадет" төркемендә 4 сыйныф укучысы Булат Гайнанов өченче урынга күтәрелде. Шулай ук Рузаль Хәмидуллин, Данил Дәүләтов, Роберт Ильгамутдинов һәм Булат Нәсибуллин да сынатмадылар, үз төркемнәрендә югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Команда җитәкчелеге ярышларда һәрчак ярдәм итеп торучы ата-аналарга зур рәхмәт белдерә. Райондашларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз һәм "Ялкын" клубына яңа уңышлар телибез.