2026 елның 23-27 гыйнварында укучыларның рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узды. Безнең районнан 3 укучы катнашты. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Җәлил гимназиясенең 9 класс укучылары Фазлуллина Гөлшат һәм Гәрәева Алия призерлар булдылар. Аларны Хөснетдинова Илмира Наил кызы Әзерләде. Молодцы! Котлыйбыз!