Александровка авыл җирлегендә хисап җыелышы

2026 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

Бүген 2026 елның 27 гыйнварында Александровка авыл җирлегендә 2025 елга хисап җыелышы узды. Александровка авыл җирлеге башлыгы узган ел йомгаклары буенча доклад һәм 2026 елга план белән чыгыш ясады. Шулай ук Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы, "Җәлил" агрофирмасының "Карамал" җитештерү комплексы  идарәчесе Салихов Марат Мөнир улы, полиция лейтинанты Шафикова Рада Дамир кызы, район оешма-учреждениеләре вәкилләре катнашты.

Авыл җирлегенең социаль һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International